Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 75 еллыгына акчалата бүләк алачак

ТР буенча Пенсия бүлеге идарәчесе хәбәр итүенчә, бу акча белән беррәттән, Җиңү бәйрәме уңаеннан ел саен бирелә торган акча да түләнәчәк, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 шәр һәм 50 шәр мең сум акча биреләчәк. Бу турыда журналистларга Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин җиткергән.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның бу хакта Санкт-Петербургта ветераннар белән очрашуда әйткәнен искәртте. Сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган сумма турында дәүләт башлыгының 100 нче номерлы Указы 7 февральдә имзаланган.

Эдуард Вафин әйтүенчә, Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк. Шуның 8801енә 75 мең сум, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган.

«Указ нигезендә 75 мең сум сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк. 50 шәр мең сум тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган. Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала», — дип басым ясаган Эдуард Вафин.

Былтыр Татарстанда 14 млн 770 мең сум акча түләнгән. «Быел 1,9 млрд сум акча түләячәкбез», — дигән пенсия бүлеге идарәчесе.

фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X