Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бай буласыгыз киләме?

Килсә, бу киңәшләр — сезнең өчен.

Кояш баеганнан алып кояш чыкканчыга кадәр идән юмагыз! Барлык җыйган мал-мөлкәтегезне караңгылык йотачак, югыйсә.
Өйдә бер генә себерке булырга тиеш. Берничә төрле себерке фәкыйрьлек чакырып тора.
Ачкычны төнлә өстәлдә калдырмагыз, акча югалтачаксыз.
Кунаклар киткәч, өстәл япмасын тышка чыгарып кагыгыз. Финанс хәле яхшы булсын дисәгез, моны өйдә эшләргә ярамый.
Өстәл өстендә утырмагыз, ризыкка кытлык булмас.

Сынамышлардан тыш, мондый киңәшләр дә бар:
Акчагызны акыл белән, хезмәт хакына карап туздырыгыз. Шулай да һәр тиен өчен калтырап торырга кирәкми. Акча сараннарны яратмый. Ниндидер әйбер яисә күрсәтелгән хезмәт сезгә бик ошаса, ул кешегә яхшы түләгез. Биргән акчагыз сезгә өчләтә кайтыр.
Эшләгәндә, ни өчен эшләвегезне белеп эшләгез. “Авызыгыздан өзеп” акча җыймагыз. Максатыгыз — мөмкин кадәр күбрәк акча җыю булырга тиеш түгел. Җыя алсагыз, билгеле бер максат өчен акча җыеыгыз (нидер алу, каядыр бару, эш ачу һ.б).
Эре купюраны вакларга уйладыгыз икән, аңа кечкенә булса да татлы ризык алыгыз. Болай гына вакланган акча финанс иминлеген какшата.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев