Чирмешәндәге балалар бакчасына генерал килгән
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге балалар бакчасына генерал килгән

Чирмешәннең «Чишмәкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр генерал Анатолий Молоствов һәм хәрби комиссар Сергей Иванов белән очрашканнар.

Кунаклар балалар белән патриотик темага әңгәмә корганнар, сабыйларның сорауларына бик теләп җавап биргәннәр. Балалар концерт та күрсәткәннәр.  Хәрбиләр белән очрашудан соң малайлар армия сафларында хезмәт итәргә һәм Ватаныбызның лаеклы сакчылары булыргателәк белдергәннәр.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев