Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ай саен 3 мең 300 сум. Бу – ялган.

Соңгы вакытта интернет челтәрендә пенсионерларга кагылышлы ялган хәбәр таралган: имеш, лаеклы ялга чыгучыларга ай саен 3 мең 300 сум акча түләнергә тиеш, эшләмәүче пенсионерлар әлеге акчаны санаторияләрдә дәваланудан баш тарткан очракта алырга мөмкин икән.

Әлеге “яңалыкның” авторлары  айлык түләүне алу  өчен, пенсионерларга паспорт белән  социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә һәм банктагы исап-хисап счетын күрсәтеп, гариза калдырырга кирәк дип язалар.

-Федераль һәм республика законнарында мондый пособие турында сүз юк, - ди социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. – Димәк, бу мәсьәлә белән безгә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Моннан тыш, таныш булмаган кешеләргә банк картасының реквизитларын, парольләрен һәм башка шәхси мәгълүматларны әйтергә ярамый. Сак булыгыз!

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X