Россиядә ана капиталын репетиторлар өчен түләүгә, шулай ук шәхси эшмәкәрләр тарафыннан күрсәтелә торган башка белем бирү хезмәтләре өчен кулланырга мөмкин. Тиешле карарга 19 октябрь көнне Россия премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды.
«Мәсәлән, ата-аналар шәхси укытучы хезмәте, дәүләтнеке булмаган балалар бакчасы яки мәктәп хезмәте өчен түли ала. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр күрсәтүче шәхси эшмәкәрнең белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булырга тиеш», – диелә бу уңайдан Хөкүмәт матбугат хезмәте тарафыннан бастырылган хәбәрдә.
Ата-аналарга шулай ук ике документ – гариза һәм шәхси эшкуар белән төзелгән, хезмәтнең бәясе күрсәтелгән килешү – тәкъдим итәргә кирәк. Моны Пенсия фондына, ана капиталы буенча хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп, яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша эшләргә мөмкин.
Нет комментариев