Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ана капиталын алачаксыз

    Ана капиталы буенча түләүләр 2016 елга кадәр дәвам итәчәк диләр, ә 2013 елда туучыларга ана капиталы биреләчәкме? Укучыбыз соравына Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова җавап бирә: "Балалары булган гаиләләрне дәүләт яклавы буенча өстәмә чаралар турында" 2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән 256 санлы Федераль закон 2007 елның 1...

    Ана капиталы буенча түләүләр 2016 елга кадәр дәвам итәчәк диләр, ә 2013 елда туучыларга ана капиталы биреләчәкме?


    Укучыбыз соравына Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова җавап бирә:

    "Балалары булган гаиләләрне дәүләт яклавы буенча өстәмә чаралар турында" 2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән 256 санлы Федераль закон 2007 елның 1 январеннан 2016 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

    Шулай итеп, 2007 елның 1 январеннан 2016 елның 31 декабренә кадәр икенче бала туган очракта сез ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз".

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: