Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әмирнең элеккеге фельдшерына такта китерделәр

Әлеге бүләкне Саҗәрә Мөхәммәтшина газетага язылып отты.

-Моңа кадәр бернәрсә дә отканым юк иде, - ди Әмирдә 45 ел буе фельдшер-акушерлык пунктында эшләгән Саҗәрә Рәҗәп кыз. – Отыш белән котлап әллә кайлардан шалтыраттылар.

“Безнең Чирмешән” газетасына язылучылар арасында уйнатылган призларның иң кыйммәтлесен откан Саҗәрә Мөхәммәтшинага 1 кубометр нарат такталарын Чирмешән урманчылыгы, рәхмәт яусын, өенә кадәр китереп китте. Бу көннәрдә 70 яшьлеген билгеләп үтүче якташыбызга ул, үзенә күрә, бер истәлек бүләге.

-Мин Елховойда тудым, инде 50 елга якын Әмирдә яшим. Ел да район газетасына язылам, - ди юбиляр. – Бүләк такталарга урын табылыр, малайларым агач эшенә осталар.

 

Кадыйр Гомәров фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев