Алдагы ял көннәргә һава торышы
Татарстанда алдагы ял көннәрендә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Аерым алганда, шимбә көнне, 28 гыйнварда, төнлә республикада һава температурасы -6..-11 (аязган вакытта -16 градуска кадәр), көндез исә -3..-8 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне, 29 гыйнварда, температура фоны берникадәр түбәнәя. Төнге сәгатьләрдә температура -8..-13 (түбән урыннарда -17 градуска кадәр), көндез -5..-10 градус тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 30-31 гыйнварда, төбәктә урыны белән бераз кар явуы көтелә.
Дүшәмбе көнне һава температурасы төнлә -12..-17, көндез исә -5..-10 градус булачак. Сишәмбе көнне җылы атмосфера үтеп керү нәтиҗәсендә берникадәр җылыта: төнлә температура -6..-11, көндез -3..-8 градус тәшкил итәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев