Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

9 июль көнне Рамазан ае башлана

Рамазан аенда ураза тоту - Ислам дине әркәннәреннән, һәм һәрбер мөселман өстендә булган бурыч. Ураза ("саум") гәрәпчәдән тәрҗемәсе "тыелу" дигәнне аңлата. Шәригатьтә таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала. Ураза тоту мөселман бәндәсенең рухын пакьлый. Ураза тук кешегә ач кешенең хәлен...

Рамазан аенда ураза тоту - Ислам дине әркәннәреннән, һәм һәрбер мөселман өстендә булган бурыч. Ураза ("саум") гәрәпчәдән тәрҗемәсе "тыелу" дигәнне аңлата. Шәригатьтә таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала.


Ураза тоту мөселман бәндәсенең рухын пакьлый. Ураза тук кешегә ач кешенең хәлен белергә булыша, моңа өстәмә булып, ул Аллаһ Раббысының һәр кешегә булган рәхмәтен тоя ала.

Изге Рамазан ае башка айлардан Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт һәм мәгфиратъ ае булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә бу ай башлану белән Аллаһ Тәгаләдән кылынган гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга һәм күбрәк изгелек кылып, гөнаһларга илтә торган юлдан читтә булырга кирәк, чөнки бу айда кылынган изгелек һәм начарлык бермә-бер арттырылып языла. Кеше Рамазан аенда ураза тотып, аны Шәүвәлдә алты көн белән тулыландырса, ул ел буе ураза тоткан кебек була.

Бу айда мең айдан хәерлерәк булган бер кич бар, ул - Кадер кичәсе. Бу кичтә изгелек эшләү мең айда эшләнгән изгелеккә бәрабәр, бу кичә Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була, әмма аны төгәл беркем белми, шуның өчен барлык мөселманнар бу кичәнең фазыйләтен алыр өчен шул ун төнне уяу булып, аларны зикер - тәсбихта, намазда үткәрәләр.

Минсәгыйрь Миншин,
район мәхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Рамазан аенда ураза тоту

2
X