Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

4 яшьлек Арслан Сибгатуллин Максим Галкинны сүзсез калдырды (видео)

Интернет челтәрендәгеләрне "Священная война" җыры белән барысын да шаккатырган, Мәскәүнең Кызыл мәйданында Габдулла Тукай шигырен сөйләгән 4 яшьлек Арслан Сибгатуллин телевидениене дә яуларга булган. Күптән түгел генә аны "Беренче канал"да бара торган популяр "Лучше всех!" тапшыруында күрергә мөмкин булды. Тапшыруга нәни артист әнисе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры...

Интернет челтәрендәгеләрне "Священная война" җыры белән барысын да шаккатырган, Мәскәүнең Кызыл мәйданында Габдулла Тукай шигырен сөйләгән 4 яшьлек Арслан Сибгатуллин телевидениене дә яуларга булган. Күптән түгел генә аны "Беренче канал"да бара торган популяр "Лучше всех!" тапшыруында күрергә мөмкин булды.

Тапшыруга нәни артист әнисе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Гүзәл Сибгатуллина белән килгән иде.

Тапшыру башында ук Арслан Максим Галкинны сүзсез калдырды диярлек. Исәнләшкәннән соң ул аңа: "Ә мин сезне телевизордан күргәнем бар", - диде.

Максим Галкин да, бик җитди йөз ясап: "Сирәк очрак", - дип җавап кайтарды. Нәни артист шунда ук: "Ә нишләп сезнең чәчләрегез хәзер башка төрле таралган", дип сорап куймасынмы?! Зал моны көтмәде булса кирәк, барысы да баланың эчкерсез соравыннан көлде һәм Арсланга кул чапты. Максим Галкин шул рәвешле бераз яшәрергә омтылуын әйтте.

Арслан Сибгатуллин исә Евгений Евтушенконың "Пришли иные времена..." шигыреннән "Но что же ты загоревал? Скажи - ты сам не воровал, не заводя учета, все это у кого-то?" дигән өзекне укып бирде.

Билгеле инде танылган алып баручы мондый баланы тәрбиялү өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән сорауны Арсланның әнисенә юллады.

"Балаларны яратырга, аларның нәрсә яхшы килеп чыкканын күреп, тиешле юнәлеш бирергә һәм шуның өстендә эшләргә кирәк", - дип яшь артистны тәрбияләү серләре белән бүлеште Гүзәл ханым.

Арслан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында "Путин булачакмын", дип әйткән иде. Ул әле дә шул теләгеннән кире кайтмаган икән.

"Дүрт яшьтә шулай җырлыйсың, егермедә нишләрсең инде дип сораганнан соң, Арслан Максим Галкинга да: "Путин булачакмын!",- диде. Залдагы тамашачылар аңа гөрләтеп кул чапты.

Соңыннан исә нәни Арслан Шекспирның "Ромео һәм Джульетта"сыннан өзек укыды.

tulachi.ru

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә 2935 кешегә гриппка каршы вакцинация ясалган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17534

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз лучше всех сүзсез калдырды Максим Галкинны Арслан Сибгатуллин 4 яшьлек

2
X