26 февральгә һава торышы
Белеп торыгыз

26 февральгә һава торышы

Бүген, 26 февральдә, Татарстанда һава торышын элеккечә циклон билгеләячәк, шул ук вакытта температура фонының бераз күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Төбәк территориясендә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар явуы көтелә.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Төнге -7.. -12 градус салкыннан соң (ә кайбер урыннарда -16) көндез республика буенча һава -3.. -8 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – -4..-6 градуска кадәр).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев