Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Югары Кәминкәдә сугыш корбаннарын искә алдылар

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын да үткәрдек. Бәйрәм көнне безнең Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр халкы Югары Кәминкә мәктәбе каршындагы солдат һәйкәле янына җыелды.

Шәрифуллин дога укыды. 84 яшьлек Әгъзаметдин абый Ногмановның җырлавын яратып Монда сугыш чоры балалары сугыш китергән газаплар, ачлык-ялангачлык, көнне-төнгә ялгап эшләүләре хакында сөйләделәр. Митингта мәктәп укучылары бик матур чыгыш ясады.
Яу кырында ятып калган 126 авылдашыбыз рухына Керкәле мәчете имамы Рәхмәтулла тыңладык. Ахырдан чара кунакларын мәктәп ашханәсендә табын көйләп сыйладылар.
Ни кызганыч, элек 209 ук булган ветераннарыбызның бары икесе генә исән. Шәһит абый Фәттахов, Рәүф абый Билаловлар, авыру сәбәпле, митингка гына килә алмадылар. Бәйрәм күчтәнәчләрен аларның өйләренә барып тапшырдылар.
Фәризә Галәүтдинова.
Керкәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә Бөек Җиңүгә 71 ел