Яктытаулылар быел да кышны бәйрәм ясап озаттылар, язны каршы алдылар, барлык авылдашлар җыелып Нәүрүз бәйрәмеуздырдылар. Бу көнне авыл клубы каршында кунаклар бик күп иде.
Җырлап-биеп Кыш бабай китте, ә аңа алмашака Нәүрүзбикә килде. Алар килгән кунакларны хәрәкәтле уеннарга җәлеп иттеләр, иң активлар бүләкләргә дә ия булды.

-Быел да авылдашларның үзләренең ярдәме белән Нәүрүз бәйрәме оештырдык, - диләр авылның мәдәният хезмәткәрләре. – Дөге, кукуруз, тары, бодай, карабодай, солы ярмаларын кушып, бәйрәмнең төп ризыгы - “дуслык” боткасы пешердек.
.jpeg)
Кунаклар кайнар коймак һәм самовар чәе белән дә сыйландылар.
Нет комментариев