Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Татарстанда быел Корбан бәйрәменең ничек узачагы турында сөйләделәр

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова быел Корбан бәйрәме ничек узачагы турында журналистлар белән брифинг вакытында сөйләде. Ул аңлатканча, оештыручылар башта чараны үткәрү турында гариза бирергә һәм аның кайда – ачык һавада яисә бинада узачагы турында күрсәтергә тиеш.

– Оештыручылардан гариза киләчәк, оператив штаб аны караячак, хәзер тәртип шундый. Ачык һавада узачак чарада да битлек киеп йөрү кирәк.

Билгеле булганча, Корбан бәйрәме быел 20 июльгә туры килә. Башкалада иртәнге намаз 02:30 сәгатькә билгеләнгән. Казанда 16 корбан чалу урыны эшләячәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев