Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы ФЕРДИНАТ ДӘҮЛӘТШИНның Яңа ел белән КОТЛАВЫ

Хөрмәтле райондашлар! Иртәгә яңа, 2022 елга аяк басабыз. Вакыт гел алга бара. Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, бу елда да, шөкер, районда үсеш темпы сүрелмәде, тормыш тукталмады.

Дистәләп социаль һәм җитештерү объектлары төзелде һәм ремонтланды. Яңа өйләргә күчүчеләр, төзелешкә нигез салып куючылар да байтак. Ил һәм республика күләмендә милли проектлар, максатчан программалар бик күп мәсьәләләрне хәл итүгә булышты.

Сүз дә юк, халыкны бәяләр үсү, эшсезлек, хезмәт хакының җитәрлек булмавы, авыллар халкының картая баруы нык борчый, тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен тагын да күтәрәсе бар, гомумән, проблемалар күп. Киләсе елда, уртак көч белән, аларны сизелерлек киметербез дип өметләник.

Район халкына таза саулык, бәхет, оптимизм, хыялларының чынга ашуын, тынычлык телим.

Киләсе, Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев