Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы

Хөрмәтле райондашлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Барыгызны да зур бәйрәм – Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан ихлас котлыйм, саулык, имин тормыш телим.

Бездән инде шактый ерагайса да, бүгенге тормышыбыз, ил азатлыгы, бәйсезлеге өчен зур корбаннар, санап бетергесез югалтулар аша яуланган әлеге җиңү әһәмиятен, дәрәҗәсен югалтмый, мәңге хәтердә яши.

Районыбыз халкы да, кайсы фронтта корал тотып, кайсылары тылда Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә, үз-үзен аямый. Аларны, аларның батырлыгын, сугышта гомерләре өзелгәннәрне онытырга хакыбыз юк. Районда да, сугыш ветераннары, аларның тол калган хатыннары дәүләт тарафыннан зур ярдәм тоеп яши, дистәләрчә кешегә торак йорт бирелде, тормыш шартлары яхшыртылды. Өлкәннәребез гел социаль һәм медицина хезмәткәрләре күзәтүендә. Ярдәмгә мохтаҗ кайберәүләрне тимурчылар отрядлары шефлыкка алды.

Авылларда Ватан азатлыгы өчен көрәшкәннәр хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне яңартуны, төзекләндерүне дәвам итәргә тиешбез. Хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшне тагын да активлаштырырга кирәк.

Киләчәктә күкләребез аяз, тормышыбыз җитеш, сәламәтлегебез нык булсын. Бәйрәм белән, Бөек Җиңү көне белән!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев