Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мордва Афонькәсендә революция көнендә өйләнешкәннәр

Нәкъ 35 ел элек, 1980нче елның 7 ноябрендә Мордва Афонькәсе авылында өч яңа гаилә барлыкка килгән. Татьяна һәм Петр Моисеевлар, Елена һәм Иван Юдиннар, Наталья һәм Николай Семкичевлар бер көнне никахларын теркәп, туй уйнаганнар. -Салкын, яңгырлы көн иде, - дип искә алды үткәннәрне Татьяна Аркадьевна. - Клубта язылыштык. Барыбызны да...

Нәкъ 35 ел элек, 1980нче елның 7 ноябрендә Мордва Афонькәсе авылында өч яңа гаилә барлыкка килгән. Татьяна һәм Петр Моисеевлар, Елена һәм Иван Юдиннар, Наталья һәм Николай Семкичевлар бер көнне никахларын теркәп, туй уйнаганнар.

-Салкын, яңгырлы көн иде, - дип искә алды үткәннәрне Татьяна Аркадьевна. - Клубта язылыштык. Барыбызны да сәхнәгә чакырып, авыл советының ул чактагы рәисе Вера Севастьянова никахларыбызны документлаштырып, тәбрикләгән иде.
Татьяна белән Петр - авылдашлар, классташлар. Әмма араларында хисләр Петр армиядә хезмәт итеп кайткач кына туа. Бер ел очрашып йөргәч, яшьләр туйларын 7 ноябрь көненә билгелиләр.
Моисеевлар әле бүген дә Мордва Афонькәсендә яшиләр, мал-туар асрыйлар, умарталары да бар. Ике бала үстергәннәр.
-Ул елларда авылда яшьләр күп иде, туйлар еш булды,- ди әңгәмәдәшем.- Байтак парлар нәкъ шул көннәрдә кавышкандыр да әле. 7 ноябрь - Октябрь революциясе көне, 8 ноябрь дини бәйрәм - Дмитрий көне. Берничә көн рәттән ял. Авылга кунаклар, туганнар кайта. Бик җайлы вакыт. Без Семкичевлар белән күршеләр идек. Кайбер кунаклар ике туй мәҗлесендә дә катнашырга мөмкинлек таптылар. Ул елларда авыл гөрләп торды. Кызганыч, соңгы елларда авыл сүнә бара. Туйлар да берничә елга бер була, балалар да сирәк туа. Ул бәйрәмнәр дә онытылып бара. Әле гаиләбезгә 35 ел булуын да уйламаган идек. Сезгә рәхмәт, исебезгә төшердегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: революция Мордва Афонькәсеннән