Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Котлыйбыз!

Ветеринария белгечләрен һөнәри бәйрәмебез - Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм.

Ветеринария табибы - иң борынгы һәм иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Әлеге белгечләр тырыш хезмәт куеп, терлекләрнең сәламәтлеген саклауны тәэмин итәләр һәм терлекчелек продукциясенең сыйфатын, аларны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләрен тикшереп, кеше сәламәтлеге сагында торалар.

Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән, ветеринария белгечләре терлекчелек тармагының тотрыклы үсешен, авыл хуҗалыгы продукциясен арттыруны, терлекчелек продукциясенең һәм чималның сыйфатын яхшыртуны, кешеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнәтирәне саклауны тәэмин итәләр.

Һәр эшнең уңышы кешеләрнең интеллектына, һөнәри осталыгына бәйле. Ветеринария хезмәтендә нәкъ шундый белгечләр эшли дә: алар хәзерге заман шартларында яңа эш алымнарын үзләштереп хезмәт куючы осталар.

Хезмәттәшләрем, хөрмәтле ветераннар, бәйрәмебез уңаеннан иң ихлас теләкләремне кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек һәм иҗат уңышлары юлдаш булсын.

Виталий УХЛИВАНОВ,

район ветеринария берләшмәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев