Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды

Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды. Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе...

Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды.

Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белдерде. Аның әйтүенчә, Татарстан җитәкчелеге дәрәҗәле кунакларга республика йөзен милли бәйрәм аша күрсәтергә тели.
"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы 25-28 майда Казанда уза. Анда дөньяның бөтен почмагыннан 200дән артык делегат катнашуы көтелә.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Казан Сабан туе