Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды
Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды.
Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе...