Изгеләндерелгән су – шифалы
19 январь көнне православие динен тотучылар Крещение (манчу) бәйрәмен билгеләп үттеләр. 18нән 19 январьгә каршы төндә, бәйрәм гыйбадәтеннән соң, чирмешәнлеләр элеккеге май-сыр заводы янындагы чишмә тирәсенә җыелдылар. Изгеләндергәннән соң, якташларыбыз чишмәдән су да алдылар. Бу көнне изгеләндергән су шифалы көчкә ия һәм ел дәвамында бозылмый, диләр. Ә менә коенучылар булмаган,...
19 январь көнне православие динен тотучылар Крещение (манчу) бәйрәмен билгеләп үттеләр.
18нән 19 январьгә каршы төндә, бәйрәм гыйбадәтеннән соң, чирмешәнлеләр элеккеге май-сыр заводы янындагы чишмә тирәсенә җыелдылар. Изгеләндергәннән соң, якташларыбыз чишмәдән су да алдылар. Бу көнне изгеләндергән су шифалы көчкә ия һәм ел дәвамында бозылмый, диләр.
Ә менә коенучылар булмаган, чөнки бу эшне оештыручылар табылмаган.
Ульяновкада исә бәке дә ясаганнар, шунда коенганнар да. Бу эшне бертуган Прокофьевлар оештырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев