Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яңа Элмәледә узган “Учук” бәйрәмендә яңгыр теләделәр

Бу авылда әлеге бәйрәмне ел саен уздыралар. Ул чукындырылмаган чувашларның мәҗүсилек йоласы.

Бәйрәм Сөлчә елгасы буенда, авылның көньяк өлешендә, Кирәмәт дигән урында оештырыла.

- Биредә элек бер агач үсте, аңа яулык, чүпрәк-чапрак ише әйберләр элделәр. Хәзер яңа агач утыртасы бар, - ди “Учук”ны оештыручыларның берсе Галина Николаева. – Монда, корбан чалып, аш-су әзерлибез, тәмле ризыклар белән сыйланабыз, потларга табынабыз, хоровод җырлары да була. Тәүрегә яңгыр сорап та ялварабыз.

Бик изге саналучы Кирәмәт җиреннән туфрак алырга ярамый икән.

... Инде ите пешеп чыккан чуен казанга төрле ярмалар да салынды, димәк тагын ярты сәгатьтән аш өстәлгә куелачак.

Быел сарык итен “Сөлчә” җәмгыяте биргән. Аның җитәкчесе Хәмзә Хаммәтовка бик рәхмәтлеләр. Башка елларда күбрәк сыер ите пешергәннәр.

Табында башка ризыклар да күренә. Ашамлыклар алу өчен акчаны йорт саен диярлек йөреп җыйганнар.

Яңа Элмәләдә чукынган һәм чукынмаган чувашларның зиратлары аерым. Мәет җирләүнең дә үзенчәлекләре бар икән. Муеннарына тәре такмыйлар чукынмаган чувашлар. Мәрхүм-мәрхүмәләр кырык көнгә кадәр һәр пәнҗешәмбе искә алына, кырык көнгә хатын-кызлар каберенә – юкә, ә ир-атлар өстенә имән багана утырталар.

Бик матур урындагы Кирәмәт тавында иң әүвәл балаларны сыйладылар, алар иртүк монда. Тиздән олылар да җыелып бетеп, “Учук” тагын да җанланыр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев