Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр

Республика көне уңаеннан оештырылган тантана Яшьләр мәйданчыгында узды. Һава торышы да комачаулый алмады җыр-моң яратучыларга.

Чара районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре чыгышы белән башланып китте. Төрле фольклор коллективлары сәхнәгә күтәрелеп татар, рус, чуваш, мордва телләрендә җырлар башкардылар.

Бәйрәмгә килгән халыкны район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде.

- Күп милләтле республикабызда дус-тату яшибез, эштә дә, бәйрәмдә дә без бердәм, илләребездә тынычлык урнашсын, сәламәт булыйк, - диде Рамил Тәлгать улы.

Бу кич хатирәләре үзләренең төп документларын - паспорт алган яшь чирмешәнлеләрнең күңелендә әле озак сакланыр. 14 яше тулган 15 егет һәм кызны сәхнәгә чакырып котладылар, истәлек бүләкләре дә тапшырдылар.

Кунаклар өчен интерактив зоналар эшләде. Район мәдәният бүлегенең төрле оешмалары балалар өчен мәйданчыклар, фото зоналар оештырдылар. “Орион” яшьләр үзәге һәм “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре яшьләр өчен арт-мәйданчык булдырдылар. Биредә яшьләр кызыклы уеннарда, мастер-классларда катнаштылар. Танылган блогер белән тере әңгәмә дә күпләр күңеленә хуш килгәндер.

Сәхнәдә Самара өлкәсе, Камышлы районының “Ак каен” фольклор ансамбле матур, дәртле җырларын бүләк итте. Казаннан килгән артистларның чыгышы да чирмешәнлеләр күңеленә хуш килде. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев