Районның инвалидлар җәмгыяте бинасыннан, борынны кытыклап, нинди тәмле ис бөркелә дисәм, Май чабу бәйрәменә коймак пешерәләр икән. Кунаклар чакырып, урамда ук самоварда чәй дә кайнатканнар.
-Мондый чараны инде өченче ел рәттән үткәрәбез, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. –Чирмешәннән, авыллардан да кунаклар дәштек.
Кунаклар: ветераннар, мөмкинлекләре чиклеләр үзләре дә тәм-томнар алып килгәннәр, табынны да бергәләп көйләделәр.

- Кичә үк чүпрәле камырдан коймак пешереп сыйландык, - ди Чирмешәннән пенсионер Зоя Хоркунова. - Бүген инде монда килдек. Өстәлләргә әллә ничә төрле коймак куябыз.
Утыз Имәннән Әлфия Вәлиуллинага да эш кызу – ул бүген бәйрәм үтүче бина янәшәсендә үк плитәдә кайнар коймак пешереп сыйлады.

- Иртәнге дүрттә үк торып, коймак камыры өлгерттем. Рецепты мондый: 3 йомырка, ярты литр сөт, югары сортлы он, чүпрә һәм тоз. Башка вакытта да шулай итәм.
Май чабу – Масленица славян халыкларында, Бөек постка, Пасхага кадәр, кышны озатып, язны каршылау бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
- Карачкы яндыру, күңел ачу, коймак, кабартма пешерү кебек атрибутларга ия әлеге бәйрәм – йола атна буена сузыла, халык бер-берсенә кунакка йөрешә, гөнаһларны кичерүне сорыйлар, - ди инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяева.
Бәйрәмгә килгән кунаклар – төрле милләт вәкилләре, олылар һәм яшьләр җырлап, әйлән-бәйлән уйнап күңел ачтылар.

Май чабуны райондашларыбыз да игътибарсыз калдырмый, православие динендәге якташларыбыз бу көннәрдә бәйрәмнең төп ризыгы – коймак пешереп сыйланалар, бары тик яхшы гамәлләр кылырга тырышалар. Әлеге йола атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадыйр Гомәров фотолары
Нет комментариев