Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә ветераннарны кунак иттеләр

Район ветераннарын, пенсионерларын үзәк ашханәгә Яңа ел бәйрәменә чакырдылар. Өлкән буын вәкилләре мул табын артында сыйлана-сыйлана озак сөйләшеп утырдылар.

Әккәрәйдән килгән Атказанган терлекче Зоя Мензелина бәйрәмнән тагын бер дәрәҗәле бүләк белән китте, аңа “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны” күкрәк билгесе тапшырдылар. Зоя Арсентьевна гомере буена терлекчелектә эшләгән – 12 ел үгезләр симерткән, 10 ел дуңгызлар караган, 18 ел ферма мөдире булып эшләгән. Пенсиягә чыккач та әле гектарлап чөгендер игүдә катнашкан.

-Гомерем хезмәттә үтте, авыр эштә булсам да, ходай сәламәтлекне бирде, - диде 80 яшьлек ветеран. – Рәхмәт, тормышыбыз матур, улым, киленем тәрбиясендә яшим, дөньялар гына тыныч булсын.

Кунакларны котларга район башлыгы Рамил Айбатов та килгән иде.

-Хөрмәтле олы буын вәкилләре, районыбызның уңышларында сезнең дә өлеш бар, кайберләрегез әле дә сафта, - диде ул. – Үтеп баручы елдагы барлык күңелле вакыйгалар, күтәренке кәеф сезне ташламасын, киләсе елда да озата барсыннар.

Ветераннарга изге теләкләр күп яңгырады, район мәдәният йорты хезмәткәрләре аларны матур җырларга төреп бүләк итте. Кыш бабай, Кар кызы белән рәхәтләнеп күңел ачтылар кунаклар. Кайберәүләр биредә үзләренең танышлары белән очрашты, мондый күрешүләр дә бик тансык алар өчен.

Ульяновка авылыннан, әле бүген дә хуҗалыкта эшләп йөрүче Николай Васильев та бәйрәмгә кунак булып килгән. Ул хезмәт юлын тракторчы булып башлый, аннан соң җаваплырак постлар били, бригадир итеп тә куела.

Кармыш авылыннан килгән 77 яшьлек Разыя Вафина 14 яшьтән үк колхоз эшендә катнашкан, урак урулар да, чалгы белән борчак чабулар да эләккән ул буын халкына.

-Дүрт көндә бер гектар урак урган өчен бер пот арыш оны биргәннәре әле дә хәтердә, - диде Разыя апа. – Бу зур бүләк булды, оннан ипи пешереп ашадык.

Разыя апа озак еллар мәктәптә җыештыручы булып эшли, чисталыкны, тәртипне саклый. Чөгендер үстерүдә дә катнаша. Ире Шәриза - танылган механизатор. Бүген алар улларыы һәм киленнәре тәрбиясендә парлы гомер кичерәләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев