Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә ир-егетләрне юлда да котладылар

“Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге начальнигы Алинә Филиппова һәм кадетлар мәктәбе укучылары, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, машина йөртүчеләрне юлда ук котладылар.

Акциягә район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә кушылды.

-Машина йөртүчеләргә бәйрәм теләкләрен җиткердек, шулай ук юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшердек, яктылык кайтаручы элементларны ничек дөрес кулланырга икәнлеген аңлаттык. Аларны балаларга да тараттык, - диде Алинә Петровна. 

Алинә Филиппова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев