Чирмешәндә Бөек Җиңү көне: хәтер мәңгелек
Зур корбаннар аша килгән Бөек Җиңү көнен быел илебез 81 нче тапкыр каршы алды. 4 ел барган сугыш дәвамында халкыбыз батырлыгы, ул буын кичергән газап-михнәтләрне һич онытырлык түгел. Батырлар даны мәңгелек.
Бүген район үзәгендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан үткән тантаналы бәйрәмдә меңнәрчә якташыбыз катнашты. Бу аңлашыла да, районда сугыш афәте ишек какмаган, газизләрен яу кырларында югалтмаган, хәсрәтле сугыш ачысын кичермәгән бер йорт, бер гаилә дә юктыр. Ни кызганыч, бүген районыбызда исән фронтовикларыбыз да калмады.

Чирмешән районыннан Бөек Ватан сугышы фронтларына, хезмәт армиясенә 19852 кеше алына. Ни кызганыч, шуларның 8534сенә аннан кайтырга насыйп булмый. 120 гаилә сугышта өчәр, хәтта алтышар газиз кешесен югалткан.
-Әти сугышка киткәндә, яшь ярымлык кына булганмын, аны белмим. Ятимлектә ике кыз үстек. Ачлык күрдек, бөтен үләннәрне ашадык без. Олыгаеп беткәч тә, әтиләр искә төшә, әти дию бәхете эләкмәде безгә, - диде Керкәледән килгән 86 яшьлек Мөгәззәмә апа Мисбахова (Садыйкова). – 5-6 яшьләр булгандыр, Җиңү көнен бераз хәтерлим, болытлырак көн иде бугай. Әнинең елаганы, башын бәйләп ятканы хәтердә. “Сугыш бетте, безнекеләр кайтмас инде”, дигән иде.
Чирмешәннең Совет урамындагы бәйрәм чаралары иртәнге 9да ук башланды. Зур казанда солдат боткасы пеште, яшьләр мәйданында эчтәлекле күргәзмәләр эшләде.
“Мәңгелек ут” янындагы митингта халык мәйданда зур кунакларны: сугыш һәм тыл ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучы геройларыбызны, һәм аларның ата-аналарын, Чечня һәм Әфган сугышы ветераннарын алкышлап каршы алды.
Еллар үтеп, Бөек Ватан сугышы еллары бездән ерагая барса да, ватандашларыбызның батырлыгын оныта, күңелләребездән җуеп ташлый алмыйбыз. Мәңгелек ут янындагы башланган митингта район башлыгы Рамил Айбатов та шул хакта әйтте.

-Без яу кырларыннан кайта алмаган якташларыбызның, тылда җиңүләрне якынайткан хезмәтчәннәрнең батырлыгын онытмабыз. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сез күпне күргән буын. Сез Җиңү сугыш бәрелешләрендә генә түгел, ышаныч, бердәмлек, эш сөючәнлек белән дә яулануын дәлилләдегез, - диде Рамил Тәлгать улы. –Безнең буын өчен дә катлаулы вакыт җитте. Бүген җиңүчеләр буынының данлы традицияләрен махсус хәрби операциядә катнашучылар кыю төстә дәвам итәләр. Илебез иминлеген саклаучы, хәрби хезмәтнең бар авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән егетләребезгә тирән рәхмәтемне белдерәм.
Бүген махсус хәрби операция дәвам итә, анда якташларыбыз да хәрби бурычларын үтиләр. Райондашларыбыз, җитәкчелек, фронттагы ир-егетләребезгә, аларның гаиләләренә көчтән килгән кадәр булышырга тырыша. Ни кызганыч, югалтулар да бар. Үз гомерләрен корбан итеп батырлык үрнәге күрсәткән сугышчыларыбызның гаиләләренең, туганнарының олы хәсрәтләрен тагын бер кат уртаклашабыз. Гаиләләренә, туганнарына Ходай сабырлык, түземлек бирсен.
Җиңү митингында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларыбызга һәм аларның гаиләләренә Батырлык орденнары һәм “Батырлык өчен”, Жуков медальләре тапшырылды.

Җиңү бәйрәме белән чирмешәнлеләрне Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов та тәбрикләде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннехановның бәйрәм уңаеннан котлавын ирештерде.
Митингта дистәләрчә якташларыбызга Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган, моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналган бабаларының кайда җирләнүләре хакында извещениеләр тапшырдылар. Элек районның беренче секретаре булып эшләгән Шәрифулла Газизуллинның да хәзер кабере мәгълүм.
-Эзләү отрядларына бик зур рәхмәт. Әтиемнең каберен тапканнар, Калининград янында җирләнгән икән. Анда барырга ниятләп торабыз, - ди аның оныгы Татьяна Газизуллина. –Бүген күз яшьле бәйрәм. Мондагы сугыш чоры көйләрен ишеткәч, тәннәр чымырдый.
Чыгышлардан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек ут, Азатлык сугышчысы һәйкәле түрләренә, Геройлар Аллеясына чәчәкләр, веноклар куелды. Моны һәр оешма вәкилләре, мәрхүмнәрне елдагыча искә алып, ихлас хөрмәт белән башкарды.
Лениногорскида яшәүче Мөслимә Саттарованың нәкъ бүген туган көне икән. Оныгы Илья Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында белем ала.
-Сугыш бөтен гаиләгә кагылган. Минем әти Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Волгоград янында сугышка кергән, Җиңүне Кенигсбергта каршылаган. Аннан соң Японияне җиңүгә дә үз өлешен керткән. Иремнең бабасының гомере фашист концлагерында өзелә, икенче бабасы Смоленск өлкәсендә хәбәрсез югалган. Әнием тыл хезмәтчәне иде, аны 13 яшендә Самара шәһәрендә заводта эшләргә алганнар, фронт өчен снарядлар ясаган, - ди Мөслимә Газыйм кызы. -Без аларның барысын да искә алабыз, урыннары оҗмахта булсын. Бүген СВОдагы егетләребезгә дә гаиләләре, якыннары янына исән-сау кайтырга насыйп итсен.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан районның 43 ветераны - сугыш чоры авырлыкларын иңнәрендә күтәргән өлкәннәребез игътибарсыз калмады.
Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган ун хатыны һәм 33 тыл хезмәтчәне бар. Аларның һәрберсе - тере тарих, батырлык һәм сабырлык үрнәге.

Якташларыбыз ил иминлеге өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Аксубай һәм Чирмешән районы хәрби комиссары Рушан Даутов бәйрәм парадына старт бирде. Парадны Чирмешән лицееның байрак взводы җитәкләде. Алар артыннан нәниләребез – район үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр атлады: килештереп, хәрбиләрчә, чын күңелдән горурлык хисләре белән. Тамашачылар хәрби дуслык ветераннары, чик буе сакчылары ветераннары, район үзәк больницасы хезмәткәрләре, аграр техникум, район мәктәпләре укучылары колонналарын җылы сәламләде. Төз, ышанычлы адымнар, бик зур рәхмәт аларга.

Бүген Чирмешәндә бәйрәм чаралары көне буена дәвам итәчәк. Концертлар, автойөреш – болар барысы да Бөек Җиңү уңаеннан.
Бөек Җиңү турында хәтеребез беркайчан сүрелмәсен, буыннардан-буынга тапшырылсын, йөрәкләрдән-йөрәкләргә күчсен!
ФОТОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев