Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!
Әлеге бәйрәмне бөек һәм куәтле Россиядә яшәвебез белән горурлану хисләре белән каршылыйбыз. Без үз районыбызны, республикабызны һәм илебезне чын күңелдән яратабыз, халкыбызның бай мәдәни мирасын саклыйбыз. Балаларда һәр милләт һәм дин вәкилләренең гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбиялибез. Илебезнең иминлеге безнең һәрберебезгә бәйле булуын аңлыйбыз.
Киләчәктә дә безнең бердәмлегебез, патриотизмыбыз, тырышлыгыбыз Ватаныбызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен нигез булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!
Бәйрәм белән!
Нет комментариев