Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның Яңа ел уңаеннан КОТЛАВЫ

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне якынлашып килүче 2023 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм. Узып баручы ел гади булмады, әмма якташларыбыз һәрвакыттагыча рухи көч, тотрыклылык, җаваплылык күрсәтә алдылар. Районыбызны шулай социаль-икътисади үстерүгә өлеш керткән, хәләл көчен куйган һәркемгә ихлас рәхмәт белдерәм.
Яңа елга кергәндә без алдагы көннәргә яңа өметләр баглыйбыз, ул күбрәк сөенечләр алып килер, дигән тойгы белән яшибез. Киләсе 2023 ел һәр гаиләгә иминлек, бәхет, шатлык, сәламәтлек, уңышлар, муллык, бәрәкәтле тормыш алып килсен. Якты уй-хыялларыгыз чынга ашсын. Яңа ел белән, кадерле райондашларым, якташларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев