Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндәге үзәк китапханә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Район үзәгенең Совет урамында урнашкан китапханәне, мөгаен, белмәгән кеше юктыр. 1984 нче елда ачылган әлеге бина 2013 елны капиталь ремонттан соң яңа төс алды. Китап укучылар өчен бүген монда уңай шартлар тудырылган: компьютерлар сыйныфы, йомшак мебель, әдәби кафе, балалар китапханәсе дә шунда гына. Фондларында 38 мең китап исәпләнә. Күп чирмешәнлеләрнең яраткан урыны ул – үзәк китапханә.

Тарихка күз салсак, беренче китапханә Чирмешәндә 1919 елның 19 августында Михаил Чухаевның 19 нчы гасыр ахырында төзелгән йортында урнашкан коммунистик клуб бинасында ачыла. Беренче китапханәче комсомол Григорий Исанин була. Шул ук вакытта авылда уку йорты (изба-читальня) эшләгән. Ул 1971 нче елда гына ябыла һәм анда гомере буе бер кеше - Клавдия Ромина хезмәт куя.

100 ел эчендә китапханәчеләрнең ничәмә буыны алмашынган, китапханә аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган!

Китапханәче эше бик җиңел тоела, халык арасында: «Аларның  нинди эше бар соң инде?!» - дигәннәре дә ишетелә, ләкин бу эшнең никадәр җаваплы, никадәр тырышлык, игътибарлылык, вакыт таләп иткәнен китапханәчеләр үзләре генә беләдер. Әлеге һөнәр ияләре замана белән бергә атларга тиеш.

Китапханәнең бүгенге коллективы  үзенең уңышлары белән горурлана ала. Алар республика бәйгеләрендә җиңү яулыйлар, грантлар оталар, күпсанлы грамоталар һәм Дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

Дөресен әйткәндә, бүген районда бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Үзләренең 100 еллык юбилейларына да коллектив бик җитди әзерләнгән.

Китапханәне һәм бәйрәмнең рәсми өлеше узган район мәдәният йортын матур итеп бизәгәннәр.  Юбилей булгач, кунаклар да чакырганнар. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина да үзәк китапханәне бик ошатты, коллективка уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды.

-Чирмешән районы минем күңелемдә аерым урын алып тора, чөнки әбием Бәркәтә авылында туган, - дип тә әйтте ул үзенең котлау сүзендә.

 Бүгенге бәйрәмдә ветераннарны, китапханәдә озак еллар эшләп чыккан якташларыбызны: Вера Морозованы, Елена Кабанованы, Валентина Сапожникованы, Татьяна Гусеваны, Татьяна Фишерны, Капитолина Фролованы, Солтания Фишерны  аеруча хөрмәтләделәр.

-40 елга якын китапханәдә эшләдем, - ди Валентина Сапожникова. – Төрле чаклар булды, элеккеге бинада, утын әзерләп, мич ягарга туры килә иде, яңа бинага да эшкә йөрдем әле. Гомерем буе һөнәрем белән горурланып яшәдем.

Район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни –методик бүлеге мөдире Люция Нәҗметдинова, район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова, күрше Нурлат, Аксубай районнарының китапханә директорлары да якташларны, хезмәттәшләрен шундый зур юбилей белән тәбрикләделәр.

автор фотолары

Чирмешән үзәк китапханәсе 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев