Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән табиблары тормышка 10 мең адым ясады

Район үзәк больницасы табиблары һәм шәфкать туташлары үз үрнәкләрендә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалады. Үткән якшәмбедә утызлап медицина хезмәткәре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Тормышка 10 мең адым” акциясенә кушылдылар.

Медицина хезмәткәрләренә район үзәк больницасы яныннан старт бирелә. Алар гадәти адымнар белән Сабантуй стадионы яныннан, үзәк урамнардан үтеп, больницага әйләнеп кайтканнар. Бераз соңрак, башка көнне алар район үзәге урамнарыннан скандинавия йөреше белән дә узганнар.

Әлеге акциянең максаты - төрле яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре төрле кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Бөтендөнья сәламәтлек көне 1948 елдан башлап 7 апрельдә билгеләп үтелә.

Ныклы сәламәтлек - имин һәм бәхетле тормыш шарты, һәм гарантиясе. Сәламәтлек турында кайгырту - һәр кешенең бурычы гына түгел, ә иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары, сәламәтлек саклау системалары тарафыннан үткәрелә торган чараларның киң спектры да. Бу эштә Бөтендөнья сәламәтлек көнендә үткәрелә торган чаралар - халык алдында лекцияләр, листовкалар, плакатлар һәм башка визуаль чаралар рәвешендә агитация, зарядка, гимнастика дәресләре, флешмоблар зур роль уйный.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев