Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән стадионы бәйрәмгә әзер

Чирмешән янәшәсендәге стадион район Сабан туена әзер диярлек. Мәйдан тирәсен матурлыйсы, бизисе генә калды. Биредә инде нык үсеп өлгергән үләннәр чабылды, картайган агачлар киселде. Нигездә физкультура-сәламәтләндерү комплексы көче белән, бу эшләр әле дә дәвам итә. Өмәләрдә район үзәгендәге оешмалар да катнаша. Татар халкының милли бәйрәме тиешле дәрәҗәдә, матур, кызык үтәргә...

Чирмешән янәшәсендәге стадион район Сабан туена әзер диярлек. Мәйдан тирәсен матурлыйсы, бизисе генә калды.

Биредә инде нык үсеп өлгергән үләннәр чабылды, картайган агачлар киселде. Нигездә физкультура-сәламәтләндерү комплексы көче белән, бу эшләр әле дә дәвам итә. Өмәләрдә район үзәгендәге оешмалар да катнаша.
Татар халкының милли бәйрәме тиешле дәрәҗәдә, матур, кызык үтәргә тиеш. Һәр оешма үзенә йөкләнгәнне башкарса бу шулай булыр да.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин катнашында стадионда ук узган җыелышта-планеркада сүз конкрет эшләр турында барды. Анда Сабантуйны оештыру, үткәрү буенча комиссия әгъзалары, кайбер оешмалар җитәкчеләре дә бар иде.
Сабан туенда көрәштә баш батыр өчен кунаклар да бил алыша ала, ат узышларына да рәхим итсеннәр. Утыз Имәннән кәмит тә булырга тиеш. Кибетләргә дә урын иркен. Быел көрәш батырына машина булмый, әмма ул затлы бүләксез, тәкәсез китмәячәк. Гомумән, башка көрәшчеләргә, бәйгеләрдә җиңүчеләргә дә бүләкләр әзерләнә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы стадион