Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ВАТАННЫ САК ЛАУЧЫЛАР!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Һәрбарчагызны да 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, иминлек, бәхет телибез.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне көчле рухлылыкны, ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бәйрәм. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү – үз илен ихлас сөюче һәрбер гражданның гомер-гомергә төп максаты булды һәм шулай булып калачак та. Хәрби хезмәттәге бүгенге буын һәм армия сафларын тулыландырырга әзерләнүчеләр илебезнең иминлеге, туганнары һәм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде. Күк йөзләре аяз, көннәребез тыныч, чикләребез нык булсын! Имин дөньяларда сәламәтлек, муллык-бәрәкәт белән яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X