Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

15 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле хезмәттәшләребез, урман хуҗалыкларында, урманчылыкларда эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, сезне Урманчылар көне белән тәбрик итәбез!

Районыбыз урманчылары – үз эшләренә чын күңелдән бирелгән квалификацияле белгечләр. Хезмәтегез традицияләре кадерләп саклана һәм яшь буынга тапшырыла. Сезнең кулларыгыз белән бүгенгесе көнгә кадәр урманнарны саклау һәм үстерү буенча зур эшләр башкарылды һәм эшләнә. Туган якның яшел байлыкларын тәрбияләп, сез табигать гүзәллеген киләчәк буыннар өчен саклыйсыз. Һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Бәйрәм көнендә барыгызга да рух күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телибез. Гаиләләребездә иминлек хөкем сөрсен.


Алмаз МОТЫЙГУЛЛИН,
“Чирмешән урманчылыгы” җитәкчесе.
Николай КВАКОВ,
Чирмешән урман хуҗалыгы  директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев