Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Мартта утырткан помидорлар чыдам була

Утырту эшләре өчен бик уңышлы көннәрне искә алыгыз.

Март уртасы бакчачылар өчен аеруча кызу мәл, соңга калмас өчен помидор, татлы борыч, баклажан һәм чәчәк орлыкларын чәчеп куярга кирәк. Ә менә Айга карап эш башкарган бакчачыларның уңышы тагын да мулрак һәм яхшырак булыр.
Шуны искә алыгыз, 11 мартта Ай үсә башлады һәм ул 24 мартка кадәр дәвам итәчәк. 11-13 (Үгезбозау йолдызлыгы) мартта утырту өчен иң уңышлы көннәр санала. Бу көннәрдә кыяр, ташкабак, базилик, иртә өлгерә торган помидор утырту өчен аеруча уңышлы көннәр. Помидор өчен соң инде димәгез, соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк тә. Бу вакытта утырткан орлыклардан нык һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук февральдә утырткан помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.
Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен рассаданы аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән рассада җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.
Шулай ук, 18, 19 март (Кысла йолдызлыгы), 26, 27 март ( Бизмән йолдызлыгы) һәм 28, 29 март ( Чаян йолдызлыгы) көннәре орлык чәчү, күчереп утырту эшләре өчен уңышлы булачак әле.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев