Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Карлыган куакларын «пешекләргә» вакыт!

Корткычлардан җиңел һәм зыянсыз котылу ысулын белә идегезме?

Бакчачыларны җәй җитүгә елның-елында бакчадагы уңышка һөжүм итүче корткычлар борчый башлый. Аларга каршы кулланылган инсектицидлар, фунгицидлар, пестицидлар бик күп, тик алар да күпчелек очракта авыруга каршы тора алмый. Җитмәсә, алар зыянлы да әле. Иң яхшысы, бакчадагы куакларны вакытында эшкәртеп калу.

Белгечләр билгеләвенчә, куакларга һәм булачак уңышка зыяны булмаган бер яхшы ысул бар. Бәлки, күпләрегез аны кулланадыр да — куакларга, беренче чиратта, карлыганга иртә яздан кайнар су кою. Кайнар су карлыган бөреләрендә кышлаган талпанны юк итә. Бу талпан, бөредә яшеренеп, яз җитү белән бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка зур зыян китерә.

Көннәр җылыну белән бу авыру тарала башлый, һәм чара күрелмәгән очракта, җәй уртасына куакны корытуы ихтимал. Бу авыруга карлыган һәм крыжовник аеруча тиз бирешә. Кайнар су куакның тамырына зыян китерер дип куркырга ярамый. Куакларны эшкәрткәндә су температурасы 60-70 градус чамасы булырға тиеш. 80 градустан югарырак булса, су бетләрне генә түгел, бөреләрне дә үтерәчәк.

Кайнар су белән эшкәрткәннән соң, куакта чәчәкле бөреләр саны да бермә-бер артачагын исегездән чыгармагыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев