Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Февральдә помидор утырту өчен нинди көннәр иң уңышлы булачак?

Бакчачылар җиң сызганып эшкә тотынды.

Февральдә исә эшләр тагын да кызурак башлана. Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен февральдә утырта ала. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчәккә төренеп утырачак.

Быел 13, 14, 17, 18, 19, 22, 23, 24 февраль орлык чәчү өчен иң яхшы көннәр санала. Айның беренче декадасы чәчү эшләре өчен туры килми. 11 һәм 27се шулай ук уңышсыз көннәр санала. Ай туган һәм тулган көннәрдә бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

Тәҗрибәле бакчачылар орлыкны чәчәр алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотарга киңәш итә. Болай эшләгәндә помидорның, татлы борычның чирләргә каршы торучанлыгы арта, микроблары үлә.

Үсентеләрне тәрәзә төбендә тәүлеккә 1-2 тапкыр борып куярга кирәк. Бу үсентеләр тигез һәм төз үссеннәр өчен эшләнә. Помидорга, борычка артык күп су сипсәң, туфрак бик нык йомшара һәм кибеп, катып калырга мөмкин. Суны, гомумән, үсентеләрнең төбе кипкәч кенә сибәргә кирәк.

Күчереп утыртканда тамырның очын кисеп алу отышлы. Ул очракта тамыр аска түгел, кырыйга китәчәк.

Үсентеләрне яхшылап тәрбияләгән очракта гына өстәлегездә җәй дәвамында тәмле, итләч помидорлар һәм борычлар булачак.

kiziltan.ru

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев