Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Борыч һәм баклажанны кайчан чәчәргә?

Яз җитте, димәк, бакча сезонына да озак калмады. Март башлары – борыч һәм баклажан рассадасы утырту өчен менә дигән вакыт.

Туфракны ничек әзерләргә?

Рассада өчен төбе тишекле пластик контейнерлар әйбәт була. Аларга бераз торфлы нейтраль туфрак тутырырга кирәк. Туфрак составын яхшырту өчен, тәҗрибәле бакчачылар вермикулит куллана – бу минерал туфракны көпшәкләндерә, аның рН составын яхшырта, дым тотучанлыгын арттыра. Туфракның гомуми күләменнән бу минерал 10-15 процент булса – җитәрлек.

«Орлык чәчү өчен буразналарны 1-1,5 сантиметрдан да тирән итмим, аларга орлык чәчәр алдыннан туфракка җылы су сибәм. Рассада үсәчәк контейнерны катыргы капкач белән каплыйм һәм җылы урынга алып куям. Мәсәлән, тәрәзә астына, тик җылылык торбасына куярга ярамый! Юкса, туфрак та, орлыклар да бик тиз кибәчәк. Вакыт-вакыт пульверизатордан җылы су сиптерәм», – ди  бакчачы Галина Тимакова

Тулырак: https://intertat.tatar/news/mart-aenda-boryc-ham-baklazan-rassadalaryn-kaican-utyrtyrga-5871656

.

Шытымнар барлыкка килгәнче, рассаданы капкач белән каплап торалар (әгәр орлыклар коры килеш чәчелгән булса, якынча 14 көн, ә шыттырылган орлык булса, 3-5 көн). Шытымнар чыккан тартманы ачалар һәм кояш төшеп торган тәрәзә төбенә куялар. Шул вакытта рассаданы аерып, зуррак савытларга күчереп утыртырга кирәк. Монда инде шытымнарны тирәнрәк һәм бер-берсеннән ераграк утырталар.

Ачык туфракка кайчан күчереп утыртырга?

Якынча 15 майларга рассада ачык туфракка утыртырлык әзер булырга тиеш.

Россиянең көньягында бу мәшәкатьләр 2-3 атна алданрак, ә Себердә һәм Урал артында, киресенчә, 2-3 атна соңрак башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев