Агачларны корткычлардан эшкәртергә вакыт!
Бакчачы почмагы

Агачларны корткычлардан эшкәртергә вакыт!

Мондый эшләрне соңга калмый башкарырга кирәк.

Бакчаны корткычлардан саклауның яхшы ысулы — тиешле дару белән эшкәртү, ди белгечләр. Моны дүрт этапта эшләргә кирәк. Бөреләр бүрткәч тә эшне башларга кирәк.

Икенче этап — яфраклар ачылгач. Чөнки нәкъ яшелләнеп чыккан яфраклар - корткычлар өчен иң тәмле азык.

Өченче этап – куаклар һәм агачлар чәчәк атар алдыннан. Тик инде чәчәк атып өлгергән булса, дару белән эшкәртергә ярамый. Агуы җимешнең уртасында торып калачак.

Дүртенче этап — чәчәк атҡаннан соң. Алма агачының җимешләре - баш бармак тырнагы кадәр, карлыган һәм крыжовник борчак кадәр булгач, дару сибегез.

Агачларны һәм куакларны тулысынча эшкәртергә кирәк. Очыннан алып, кәүсәсенең төбенә тиклем. Бер зур агачка - 5-6 литр, куакка 1-1,5 литр дару сарыф ителә. Препаратларга килгәндә, корткычларның күпчелегенә каршы көрәшкәнен алырга кирәк. Агу булачак уңышка начар тәэсир итә, дип курыкмагыз, аларның үсентеләрне саклау вакыты чикләнгән.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев