Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Уңган кеше эшсез тормый

Гомере буе "Туймәт" җәмгыятендә хезмәт куйган, һәрвакыт алдынгылар сафында булган механизатор, 74 яшьлек Камил Фәсыйхов быел да урак вакытында өйдә эшсез утыра алмаган, хуҗалыкка ярдәмгә килгән. "Без Камил абыйга бик рәхмәтле. Ул үзенең ЗИЛ машинасы белән ындыр табагында алмаштыргысыз кеше,- ди "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең "Туймәт" бүлекчәсе рәисе Мигъдәт Кәримов. Быел...

Гомере буе "Туймәт" җәмгыятендә хезмәт куйган, һәрвакыт алдынгылар сафында булган механизатор, 74 яшьлек Камил Фәсыйхов быел да урак вакытында өйдә эшсез утыра алмаган, хуҗалыкка ярдәмгә килгән.


"Без Камил абыйга бик рәхмәтле. Ул үзенең ЗИЛ машинасы белән ындыр табагында алмаштыргысыз кеше,- ди "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең "Туймәт" бүлекчәсе рәисе Мигъдәт Кәримов.

Быел уңыш әллә ни мактанырлык булмаган, хуҗалык җитәкчесе сүзләре буенча, арышның гектарыннан нибары биш центнер гына чыккан. Ни бары белән. Әнә, булгач, арпаның гектарыннан уртача - 17, солыдан 20 центнер уңыш җыйганнар. Ындыр табагында эш кайный. Кырдан бөртек кайтып тора. Аны чистартырга, икмәк кабул итү пунктына озатырга, орлыкка да салып калырга кирәк. Биредә Рәйханә Кәримова, Рәсимә Вәлиева, Нәфисә Галимова, Рәйсә Гатина, Нәзилә Әхмәтҗановалар бик тырышып эшлиләр. Ә инде механизмнарның төзеклеген Марсель Хәйруллин, Шәрәфетдин Шәрифуллин, Габдерәүф Хөснуллин тикшереп торалар.

Бүген биредә сабан бодае суктыралар.

Илшат Галимов, Марат Мортазин, Виктор Гаврилов комбайннарыннан бөртекне өч КамАЗ ташып тора. Ренат Лотфуллин, Марс Сәүбанов, Илдус Сәүбанов бик өлгерләр. Алар Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесенә дә көн саен берничә рейс ясыйлар. Бүген хуҗалык дәүләткә 1200 тоннага якын икмәк тапшырган, бу сан көн саен уртача 100 тоннага арта бара. Кыр эшләрендә барлыгы 17 берәмлек техника катнаша. Монда саламны, печәнне җитәрлек күләмдә әзерләп куйганнар, әле 3 тонна яфрак азык та туплый алганнар. Көзге чәчүгә дә керешкәннәр, 80 гектарда арыш чәчкәннәр. Әмма бүген биредә барлык көчне уракны тизрәк тәмамлауга юнәлтәләр.

Аш пешерүчеләр Асия Нуруллина һәм Гүзәлия Нуруллина әзерләгән ашларны Хәсән Кәримов белән Мәүлет Хәйруллин көненә ике тапкыр кырга алып барып механизаторларны сыйлыйлар.

"Билгеле, вак-төяк проблемалар бар. Аларны вакытында хәл итәргә тырышабыз. Ягулык, запас частьләр җитәр-лек. Халыкка өлешләп булса да хезмәт хакы ай саен түләнә. Эшчеләргә шикәр комы, терлекчеләргә бозаулар да бирдек. Печән дә бирә алдык,- ди хуҗалык рәисе М. Кәримов. - Урак нәтиҗәсе буенча механизаторларга премияләр дә каралган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Туймәт” җәмгыятендә