Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тирес өчен дә штраф түләргә туры киләчәк

Район хуҗалыкларына терлекчелек фермаларын, биналарын 1 октябрьгә кадәр тирестән арындыру, территорияләрне тәртипкә китерү бурычы куелды. Югыйсә, зур штрафлар салулары бар. Чисталыкны хәтта күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да тикшермәкчеләр. Тирес сулары елгаларга агып төшмәскә, тирә-юньгә начар ис таратмаска тиеш. Анда мал-туар чуммасын. Җыештырылмаган тирес - төрле авырулар оясы да....

Район хуҗалыкларына терлекчелек фермаларын, биналарын 1 октябрьгә кадәр тирестән арындыру, территорияләрне тәртипкә китерү бурычы куелды.

За неправильное складирование навоза черемшанцев могут оштрафовать
Югыйсә, зур штрафлар салулары бар. Чисталыкны хәтта күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да тикшермәкчеләр.
Тирес сулары елгаларга агып төшмәскә, тирә-юньгә начар ис таратмаска тиеш. Анда мал-туар чуммасын. Җыештырылмаган тирес - төрле авырулар оясы да.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин әйтүенчә, кырга чыгарганчы, мөгезле эре терлек астыннан чыккан тирес кимендә алты ай, дуңгызларныкы бер ел буртларга өелгән килеш торырга тиеш. Шулай иткәндә генә ул дезинфекцияләнә, органик ашламага әверелә. Тирес өемнәрен - буртларны ферма коймасыннан кимендә 60 метр ераклыкта, торак йортлардан зур мал тиресен - 300, дуңгызныкын 500 метр ераклыкта өяргә ярый.
-Тирес саклауның үз тәртибе бар. Бурт төбеннән уңдырышлы җирне балчыкка кадәр кырып алу мөһим. Як-ягыннан 2,5 биеклектә вал күтәрергә кирәк. Буртның киңлеге 3,5 метрдан ким булмаска тиеш. Тирес сулары агып төшсен өчен, бурт төбен тирес салган якка авыш ясау таләп ителә. Иң мөһиме - тирес өеменең тирә-ягы тотып алынган булырга тиеш, - ди Ильяс Гатауллин.
1 нче октябрьдән соң әлеге таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәкләр. Эшләнмәсә, штрафлар зур: фермалы күмәк хуҗалыкларга - 100 мең сумнан 200 мең сумга чаклы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 30 мең сумнан 50 мең сумга чаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Штраф тирес