“Сөлчә” җәмгыяте язгы кыр эшләренә әзер
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә” җәмгыяте язгы кыр эшләренә әзер

Әлеге хуҗалыкта язгы кыр эшләренә 12 берәмлек трактор чыгарга тиеш. Җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов әйтүенчә, аларның күпчелеге төзек.

-Вак-төяк ремонт калды һәм бер тракторның двигателен җыеп бетерәсе бар, - диде Хәмзә Ильяс улы. – Тагылма агрегатларны көздән төзәтеп калдырдык. Кадрлар белән дә проблема юк, механизаторлар җитәрлек, дөрес, сезонлы эшләргә берничә кеше кирәк була.

Җәмгыятьтә техниканы яңартып торалар: 2021 нче елны - яңа комбайн, 2022 нчедә  - МТЗ-82 тракторы, былтыр тагылма агрегат алганнар.

Хәмзә Хамматов сүзләре буенча, язгы кыр эшләренә орлыклары да җитәрлек, аларны тикшерткәннәр,  сыйфаты начар түгел. Орлыкларны киләсе елда яңартырга исәплиләр. Минераль ашламаларның бер өлеше -100 тоннасы инде кайтарылган, тагын шулкадәр кайтарасы калган.

-Бүген ягулык белән проблема чишелеш көтә, - диде җәмгыять җитәкчесе. – Май бар, ә менә ягулык җитәрлек түгел. Ул бик кыйммәтләнде дә.

Хуҗалыкта быел 350 гектарда – бодай һәм арпа, 250 гектарда солы, 1000 гектарда берьеллык үләннәр чәчәргә планлаштыралар. 500 гектарда чәчелгән уҗым культуралары яхшы кышлаган, диделәр.


Нет комментариев