Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ивашкино фермерына Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды

Ивашкино фермеры Сергей Кудряшов инде берничә ел яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Быел 5әр гектар мәйданда бәрәңге, суган, шулай ук аш чөгендере, кәбест, кишер, сарымсак һәм купьеллык үләннәр үстергән. Алар барысы 41 гектар били. -Яшелчәләрне җыеп алып, урнаштырып бетердек дип була, - ди Сергей Ильич. - Башка еллар белән чагыштырганда, уңыш начар...

Ивашкино фермеры Сергей Кудряшов инде берничә ел яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Быел 5әр гектар мәйданда бәрәңге, суган, шулай ук аш чөгендере, кәбест, кишер, сарымсак һәм купьеллык үләннәр үстергән. Алар барысы 41 гектар били.

-Яшелчәләрне җыеп алып, урнаштырып бетердек дип була, - ди Сергей Ильич. - Башка еллар белән чагыштырганда, уңыш начар түгел. Без килешүләр нигезендә эшлибез, шуңа да үстергән яшелчәләрне кырдан ук килеп алып киттеләр. Әле аннан соң да тагын сорап килүчеләр булды, тик булганын инде сатып бетердек.
Яшелчәчелек Кудряшовларның гаилә бизнесы дип тә була, киләсе елга да шул ук күләмдә яшелчәләр үстерергә планлаштыралар. Орлыкларны почта аша кайтарталар икән. Быел фермерлар суган орлыгын сортларга аеру җайланмасы, яңа МТЗ-82 тракторы, тагын берничә авыл хуҗалыгы агрегатлары алганнар.
Сүз уңаеннан, быел 60 яшен тутырган Сергей Кудряшовка шушы көннәрдә оешмалар җитәкчеләре катнашында узган район планеркасында муниципаль район башлыгының һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. министрлык