Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында сыер асраучы шәхси хуҗалыклар былтыр 5 миллион 333 мең сум субсидия алган

Соңгы елларда районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның роле сизелерлек артты, районның авыл хуҗалыгы җитештерүендә аларның өлеше 49 процент тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә 2022 елның 1 гынварында шәхси хуҗалыкларда 1433 баш савым сыеры һәм 509 баш кәҗә теркәлгән булган. 2022 елда барысы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында савым сыерлары һәм кәҗәләр асраучыларга, әлеге малларны тотуга киткән өлешчә чыгымнарны каплау максатында, 5 миллион 588 мең 400 сум субсидия бирелгән. 578 сыер хуҗасы – 5 миллион 333 мең 900 сум, 249 кәҗә асраучы тулаем 254 мең 500 сум ярдәм алган.

-Өч яшьтән өлкәнрәк бияләр өчен азык сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия  бирелде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. - 10 авыл җирлегендә 52 баш ат асрала. Субсидия алуга заявка биргән 31 шушы мал хуҗасы 156 мең сум субсидия алды.

Җиде елда райондагы кече фермалар саны 136га җиткән, аларның хуҗаларына абзар төзү өчен 29 миллион 620 мең сум ярдәм күрсәтелгән. Әлеге фермаларның дүртесе Лашман, Яңа Элмәле, Иске Кади, Чирмешән авыл җирлекләрендә әле үткән елда гына төзелгән.

-Быел Кармыш, Лашман, Түбән Кәминкә авыл җирлекләреннән берәр, Иске Кади һәм Чирмешән авыл җирлекләреннән икешәр гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыгын киңәйтергә ниятли. Әлеге программага керергә теләүчеләрдән заявкалар җыю дәвам итә, - диде Айсылу Фаил кызы. – Сөтчелек юнәлешендә мини ферма төзергә җыенучыларга савым сыерлары санын 8гә җиткерүчеләргә – 600 мең сум, 5 баштан киметмәүчеләргә 300 мең сум субсидия биреләчәк. 2023 елда да моңа акча каралган.

Шундый кече фермаларның күпчелеге Чирмешән авыл җирлегендә (18), Лашман һәм Иске Кади авыл җирлекләрендә 16шар, Түбән Кәминкә җирлегендә – 14, Кармыш авыл җирлегендә – 10. Ә менә Түбән Кармалка һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә бары берәр хуҗалык кына шәхси ярдәмче хуҗалыгын киңәйткән.

Дәүләт авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә үз продукцияләрен урнаштыруда да булыша. 2022 елда ярминкәләрдә катнашкан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ягулык-майлау материалларына чыгымнарын каплауга 442 мең 296 сум субсидия бирелгән. Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә аеручы райпо еш катнашкан. Казанлыларга Иске Котыштан Сергей Разин - ит, Яр Чаллыда узучы ярминкәләргә Чирмешәннән Рафис Камалов – ит, Яңа Элмәледән Евгений  Митрофанов бал алып барганнар.

Югарыда телгә алынган программалар 2023 елда да эшли, алардан файдаланырга гына кирәк.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев