Чирмешән районында соңгы көннәрдә көнбагыш суктыру тукталып тора
Чирмешән районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда әле тагын 4 мең гектарга якын мәйданда җир эшкәртәсе бар.
Күпчелек бу эшне күптән төгәлләде.
Соңгы көннәрдә көнбагыш суктыру тукталып тора. Җир туңдырса, техника йөрерлек булса, тагын 4 мең гектарда комбайннар узарга тиеш (6 мең гектардан 10 мең 267 тонна бөртек кайткан).
Бу культураны 904 гектарда иккән “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте гектардан уртача 23 центнер, тулаем 2079 тонна көнбагыш суктырды. Эшне җир коры вакытта башкарып өлгерделәр. “БИО-АГРО”да көнбагыш 5025 гектарда үстерелде, шуның 3161 гектарында комбайннар узды.
Әлеге мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев