Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыклары сөт җитештерүне арттыра баралар

Бүген “Ильхан” җәмгыятендә көн саен уртача 7420 килограмм сөт савыла, ягъни былтыргы кадәр, райондагы авыл хуҗалыгы предпрятиеләре арасында иң күбе.

“Сөлчә”дә бу күрсәткеч – 3000, “Әккәрәй”дә 2765 килограмм. Күмәк хуҗалыкларда, фермерларда тулаем район буенча, көнлек сөт җитештерү күләме 17 тонна тирәсе (былтыр  16 тонна булган).

- Сөт җитештерүгә бик күп кешенең өлеше керә,- ди “Ильхан” җитәкчесе Ильяс Хәнәфиев. – Азыкның да, хәтта фуражның да сыйфатлы, туклыклы булуы мөһим. Тегермәнчебез дә бик уңган безнең.

Газинур Галәүтдинов Югары Кәминкәдәге әлеге терлекчелек комплексына Кара Чишмәдән килеп эшли икән.

- Савым сыерларына, башка терлекләргә дә әллә ничә төрле бөртек, витаминнар бергә кушып чыгарылган катнашазык – монокорм бирәләр, - ди тегермәнче. – Якшәмбедән кала, мин һәр көнне 6 тонна чамасы продукция тарттырам.

Шул ук “Ильхан”да азыкны механикалаштырылган ысул белән кертеп тараталар. Яшь маллар да яхшы тәрбиядә.

- Хәзер, кышкы чор режимында сыерларны туйганчы ашатырга кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин.

Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча Түбән Кәминкә, Кармыш, Ивашкино, Чирмешән, Туймәт, Лашман авыл җирлекләре яхшы эшли. Барысын да исәпләсәң, шәхси хуҗалыкларның көнлек сөт тапшыру-сату күләме 10 тонна 689 килограмм (2021дә бу вакытта 7623).

Тапшырылган сөт өчен түләүдә проблемалар юк, бүген бер килограмм сөткә бәя 27-28 сум тирәсе (былтыр 21 сум).

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев