Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә тракторлар техник карау уза

Язгы кыр эшләре алдыннан авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең 206 тракторы техник карау узарга тиеш. Алар, нигездә, көпчәкле тракторлар. Техник карау үтүнең графигы төзелгән. Иң беренче булып, 30 март көнне "Чирмешән АГРО" техникаларын тикшерәчәкләр. Шушы рәвеш­ле, 20 ап­рельгә кадәр, барлык хуҗалыкларда да тракторларга техосмотр үткәрүне төгәлләү бурычы куелган. -Бәла-каза килеп чык­масын өчен,...

Язгы кыр эшләре алдыннан авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең 206 тракторы техник карау узарга тиеш. Алар, нигездә, көпчәкле тракторлар.

Техник карау үтүнең графигы төзелгән. Иң беренче булып, 30 март көнне "Чирмешән АГРО" техникаларын тикшерәчәкләр. Шушы рәвеш­ле, 20 ап­рельгә кадәр, барлык хуҗалыкларда да тракторларга техосмотр үткәрүне төгәлләү бурычы куелган.
-Бәла-каза килеп чык­масын өчен, һәм кыр эшләренең иң кызу вакытында техника сынатмасын дисәк, аларны вакытында, алдан тиешенчә әзерләп куярга кирәк, - ди дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең район бүлеге начальнигы Рифат Гатин. - Тракторларның тормоз системасы эшләсен, утлары янсын. Ут сүндергеч (огнетушитель) кул астында торсын. Юлларда ни булмас: андый-мондый оч­ракка тракторда аптечка булырга тиеш. Мае, ягулыгы агып-тамып йөргән техника белән дә кырга чыгу куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы трактор техник карау вакыты