Чирмешән районында “БИО АГРО” җәмгыяте пай җирләре өчен түли башлады
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында “БИО АГРО” җәмгыяте пай җирләре өчен түли башлады

Районыбызда эшләүче “БИО АГРО” авыл хуҗалыгы җәмгыяте бу көннәрдә пайчылары белән исәп-хисап ясый, бер гектарга 750 сум исәбеннән түлиләр.

Туймәттә халык пай акчаларын алды инде. Әлеге авыл җирлегеннән белешүебезчә, монда бер пай күләме 4 гектар тәшкил итә, бер пайга 3 мең сум алалар  дигән сүз. Авылдашлар арасында өч-дүрт пайга ия булучылар да бар.

“БИО АГРО” җәмгыяте Шешминка авылындагы пайчыларына да түләргә әзерләнә.

-Безнең җирлектә 221 пай җире бар. Бер пай  күләме 5,8 гектар, бер пайчы кулына 3800 сум чыга. Өч пай хуҗалары 10 мең сумлап акча алачак, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

Архив фотосы.

 


Нет комментариев