Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында сөт арта, сыерлар кими

Узган елда, 2104 ел белән чагыштырганда, районыбыз шәхси хуҗалыклары сөтне 30 процентка (3170 тонна) күбрәк сатканнар. Тик сыерлар саны гына 100 башка диярлек кимегән. Бүген халыкта 1810 баш савым сыеры исәпләнә. Сөт тапшыручыларыбыз, сөт җыючыларыбыз эшенә йомгак ясап, үткән атнада аларны район мәдәният йортында слетка җыйдылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин...

Узган елда, 2104 ел белән чагыштырганда, районыбыз шәхси хуҗалыклары сөтне 30 процентка (3170 тонна) күбрәк сатканнар. Тик сыерлар саны гына 100 башка диярлек кимегән. Бүген халыкта 1810 баш савым сыеры исәпләнә.

Сөт тапшыручыларыбыз, сөт җыючыларыбыз эшенә йомгак ясап, үткән атнада аларны район мәдәният йортында слетка җыйдылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да уңганнарга рәхмәт белдерде.
2015тә шәхси хуҗалыкларда бер сыердан уртача 1781 килограмм сөт савылган, бу - бер сыерга 7,6 килограмм дигән сүз. Район җитәкчелеге әлеге санны 10 килограммга җиткерү бурычы куя. Сыерларның сөтлелеге буенча Бәркәтә, Туймәт, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре макталды.
Иске Кади авылыннан Мингаяз Хөснелгатин хуҗалыгы узган елда 27 тонна сөт саткан.
-Ит сатып кәсеп итәм, инде әллә ничә ел. Менә сыерлар да асрап карарга булдык. Алты баш сыерыбыз бар, - ди авыл эшмәкәре. - Азаплансаң, ярый үзе, сөт сатып, декабрь аенда -74 мең, январьда 65 мең сум алдым. Андый сумманы аны сиңа кем китереп бирә?! Бүген көненә 110-115 литр сөт сатабыз, сыерларны хатыным Язилә сава. Саву аппаратын бушлай бирделәр.
Үткән елда иң күп сөтне (460 тонна) Түбән Кәминкә авыл җирлегендә сатканнар. Икенче урында - туймәтлеләр (388 тонна), өченчедә - Чирмешән авыл җирлеге (334 тонна). Ульяновка, Күтәмә, Шешминка авыл җирлекләрендә исә, бу яктан күрсәткечләр түбәнәйгән.
Слетта Ивашкино авылыннан Маргарита Белорусованы да өлгер сөт җыючы буларак акчалата бүләкләделәр. Продукцияне ире Михаил Васильевич белән УАЗ машинасында, чиратлап, Әккәрәй, Ивашкино, Түбән Чегодай, Күтәмә авылларыннан җыялар. Хәзер алар хуҗалыклардан көненә 700-800 килограмм сөт алып китә.
-Язга сыерлар бозаулый, җәйгә сөт күп була. Әлегә безнең участокта иң күп сөтне әккәрәйлеләр тапшыра, - ди Маргарита Николаевна.
Сыерлар Түбән Кәминкә, Кармыш, Туймәт авыл җирлекләрендә арткан. Ә менә Югары Кәминкә, Түбән Кармалка, Иске Үтәмеш, Ивашкино авыл җирлекләрендә бу маллар кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сөт саву