Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында орлыкның күп өлеше чәчүгә яраксыз

    Язгы чәчүгә 7626,1 тонна орлык кирәгәчәк. Тик көздән 5501 тонна гына орлык саклауга салынган, бу - тиешленең 72 проценты. Амбарларга салынган орлыкның 5013 тоннасы гына "Россельхозцентр"ның район филиалында көздән тикшерү үткән. Бу саннардан күренгәнчә, 9 процент орлык бөтенләй тикшерүгә китерелмәгән. Тикшерелгән орлыкларның 1975 тоннасы кондициясез, ягъни чәчүгә яраксыз. Бу орлыкларның...

    Язгы чәчүгә 7626,1 тонна орлык кирәгәчәк. Тик көздән 5501 тонна гына орлык саклауга салынган, бу - тиешленең 72 проценты.


    Амбарларга салынган орлыкның 5013 тоннасы гына "Россельхозцентр"ның район филиалында көздән тикшерү үткән.

    Бу саннардан күренгәнчә, 9 процент орлык бөтенләй тикшерүгә китерелмәгән. Тикшерелгән орлыкларның 1975 тоннасы кондициясез, ягъни чәчүгә яраксыз. Бу орлыкларның 60 проценты - чүплелек буенча, 40 проценты шытым буенча кондициясез.

    Уҗым культураларының 15-30 проценты юкка чыгуын исәпкә алганда, әзерләнгән 69-71 процент орлыкның 39-40 проценты гына чәчүгә яраклы була.

    Быел район кырларында бөртеклеләр 37326 гектарда игеләчәк, шуның 29590 гектары язгы культураларга бирелә.

    Райондагы 31 хуҗалыкның алтысы (шәхси эшмәкәрләр: Фәтхетдинов И.И., Шарапов Ф.Ш. Һәм Әхмәтҗанов Ф.Ф, Гатин Д.М., Гасыров Ш.Г. крестьян-фермер хуҗалыклары, "Алга" хуҗалыгы) орлыкларын анализга бөтенләй китермәгәннәр. "Чирмешән агрохезмәтләре" тиешленең - 57 процентын, Хәйрисламов А.Х. крестьян-фермер хуҗалыгы 25 процентын гына тикшерткән.

    -Орлыклары чүплелек буенча чәчүгә яраксыз дип табылган хуҗалыкларга язгы кыр эшләре башлаганчы, орлыкларны калибрлап, тиешле кондициягә җиткереп, безгә анализга китерергә кирәк,- ди "Россельхозцентр"ның район филиалы бүлеге начальнигы Фәнил Шәйхетдинов. -Ә шытым буенча орлыкларның кондициясез булуы ачыкланган хуҗалыкларга кичекмәстән югары репродукцияле орлык сатып алу яки алмаштыру хәстәренә керешергә киңәш итәбез, чөнки язын орлыкка бәяләр күтәрелә.

    Чәчүгә яраклы бөртекне әлегә кузгатырга ярамый, көннәр озаеп, язгы кояш карый башлагач кына аларны калибрлау эшенә керешергә була.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: